Центральная библиотека им. Г. Тукая

Таҗетдин Ялчыгол безнең күңелләрдә

2023нче ел Түбән Кама китапханәләр берләшмәсендә «Таҗетдин Ялчыгол елы» дип игълан ителде. Үзәк китапханәдә Татарстан җирендә якты эз, кыйммәтле мирас калдырган язучы, атаклы татар мәгърифәтчесе һәм дин эшлеклесенең иҗатын һәм эшчәнлегенә багышланган "Таҗетдин Ялчыгол безнең күңелләрдә" дип аталган күргәзмә-инсталляция әзерләнде.