Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Шулай була күрмәсен..."

Мөгаен, көләргә яратмаган кеше юктыр. Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә узган Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр иясе, якташыбыз Илдар Хәйруллинның “Шулай була күрмәсен...” китабын тәкъдим итү кичәсе нәкъ менә шундый шат күңелле тамашачыны җыйды.

 Моңа кадәр авторның “Бүген 1 апрель”, “Юмористик хикәяләр”, “Алай түгел, болай ул...”, “Ерып чыгарбыз...”дип аталган китаплары дөнья күргән иде. Якташыбызның юморы – чын мәгънәсендә халыкчан юмор. Һәрбер хикәясе тормышыбыз битләреннән алынган: аларда - гореф-гадәтләребез дә, житешсезлегебез дә, замана хикмәтләре дә, тәрбия темасы да  - бар да бар!

Кичә барышында китапханә мөдире Әнфисә Зиннур кызы Фәйзетдинова сатира һәм юмор үзенчәлекләре хакында сөйләде, юморист язучының иҗаты белән таныштырып, аңа күптөрле сораулар бирде. Тормыш сынауларына бирешмәгән, көчле рухлы Илдар Шәмсуллович сорауларга төгәл җаваплар биреп, язмыш сынауларыннан сабак алып, киләчәккә өмет белән карап, тормышта үз юлыңны таба белергә кирәк дигән фикерне әйтте.

Кичәгә язучының шатлыгы белән уртаклашырга туганнары, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары, Аксакаллар шурасы вәкилләре, каләмдәш дуслары - язучының иҗатына битараф булмаган барлык китап укучылары килеп, Илдар әфәндегә һәм аның тормыш иптәше Рузалия ханымга җылы теләкләрен җиткерделәр.

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театры артисты Альберт Хәсәновның, җырчы-композитор Илшат Хәбибуллинның, китапханә хезмәткәре Рәфидә Хәерзаман кызының, китапханә мөдире Әнфисә Зиннур кызының чыгышлары тамашачы тарафыннан ихлас алкышлар белән кабул ителде.

Матур җырлар, юмористик хикәяләр белән үрелеп барган кичә күңелдә бик матур тәэсирләр калдырды.

Бик эчтәлекле, күңелле очрашу булды! Бик зур рәхмәт һәммәгезгә! Әнфисә Зиннуровна нык тырышкансыз, бергә-бергә ничек кызыклы, истә калырлык кичә оештырдыгыз! Алга таба да шундый матур очрашулар булып торсын. Эшегездә уңышлар, армый-талмый эшләвегезне теләп калам. Үземнең ихтирам хисләремне чын күңелдән барлык китапханә хезмәткәрләренә юллыйм. Айгөл Фатыйхова фотоларны матур итеп төшереп тә куйган! Иҗат уңышлары үзегезгә дә.

Илдар Хәйруллин.