Центральная библиотека им. Г. Тукая

Таҗетдин Ялчыгол безнең күңелләрдә

 Таҗетдин Ялчыгол – мәгърифәтче, галим, тарихчы, педагог, дин эшлеклесе, табиб. XVIII йөз ахыры – XIX башында Казан, Уфа, Оренбург һ.б губерна авылларында укыта. Т.Ялчыголның бөтен иҗаты туган халкына хезмәт итү белән сугарыла. Хәзерге вакытта аның унбишләп әсәренең исеме мәгълүм.

    Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Таҗетдин Ялчыгол безнең күңелләрдә” дип аталган күргәзмә эшли. Биредә Т.Ялчыголның кайбер әсәрләре, аның турында мәкаләләр, документлар урын алды. Сез үзегезне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап  табарсыз дип ышанабыз. Әдәбият тарихы белән кызыксынучы укучылар, күргәзмә сезнең өчен, килегез, өйрәнегез!