Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татлыдыр ла әнкәм теле

Бүген үзәк китапханә хезмәткәрләре “Түбән Кама шәһәренең күппрофильле көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе судентларына «Пушкин картасы» белән “Татлыдыр ла әнкәм теле” дип аталган квиз-уен үткәрделәр. Уенда катнашучылар үзләренең төрле милләтләрне ни дәрәҗәдә белүләрен тикшереп карадылар. Укучылар интерактив тактада күрсәтелгән милли аш, костюмнарны тактада карап, җырлар тыңлап, аның кайсы халыкныкы булуын әйттеләр, мәкальләр, табышмакларны искә төшерделәр, китапларның кайсы телдә булуын танып белделәр.