Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Милли аһәңнәр учагында”

19 сентябрь көнне сукырлар китапханәсендә “Милли аһәңнәр учагында” дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Кичәгә шәһәребездә яшәп иҗат итүче, Татарстанның атказанган язучысы, 12 китап һәм бик күп очерклар авторы, шәһәребезнең беренчеләрдән булган төзүчесе Фәтхулла Абдуллин һәм талантлы язучы Фәнүзә Сабирова килделәр. Очрашуда әдәбият сөюче инвалидлар язучыларның тормышы, иҗатлары белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр. Кичә ахырында, сукырлар оешмасының баянчысы Рафис Сабирҗановның үзе уйнап җырлаган музыкаль күчтәнәчен бик рәхәтләнеп тыңладылар. Тамашачылар “Бәхетләрне читтән эзләмәгез” дигән кече китап күргәзмәсе ярдәмендә язучыларның китаплары һәм аудио китаплары белән таныштылар. Кунаклар, үз чиратларында,  үзләренең бүләк-күчтәнәчләрен дә тапшырдылар. Ә инвалид Сайкина Роза үзенең язмаларын “тикшертергә” Фәнүзә ханымга тапшырды.

Бу кичә барыбызда да җылы тәэсирләр калдырды.