Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кайсы китапны күп укыдылар?!

1987 елдан бирле менә инде 29 тапкыр Республикабызның Милли китапханәсе, Татарстан язучылар Союзы, Мәдәният министырлыгы ярдәмендә “Ел китабы” конкурсы үткәрә. Конкурсның максаты – китапханә укучылары тарафыннан иң күп укылган китапны билгеләү.

Татарстандагы һәрбер китапханә аерым учет-исәпләп бару: китапны ничә тапкыр алып укыганнар, аның әйләнеше ни күләм икәнен (ягъни, китап бирелешен китапның китапханәгә кергән данәсеннән чыгып исәпләү) санап чыгарып, -  республика буенча нәтиҗә ясала.

2015 елда узган конкурста Татарстанда 2014 елда басылып чыккан әдәби,  публицистик һәм фәнни-популяр басмалар катнашты. Башка еллар  белән чагыштырганда китап исемлеге күпкә озынайган. “2013-нче ел китабы конкурсы”нда 219 китап катнашса хисап елында – 302!

Шушы республика исемлегенә кергән китапларның 51.3% ягъни 155 исемдәгесе (6292 данә) Түбән Кама шәһәре һәм авыл китапханәләр фондына керде. Бу китаплар белән укучылар ел буе  “Ел китабы”, “Тылсымлы китап дөньясы», «Таныш булыгыз! Мин яңа китап”, “Яңа китап – көткән кунак”, “Яңа исемнәр” һ.б. күргәзмәләр аша танышып килделәр.

Ул гына түгел. 2015 ел - Әдәбият елы булуы да китап белән эшләүгә көчәйтелгән   импульс бирде. Шәһәркүләм Әдәбият елы данлыклы “Җидегән чишмә” сәхнәсендә Шәмсия Җиһангирова  иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә белән башланып китеп, искиткеч зур Әдәбият елын ябу тантанасы белән төгәлләнде. Ике чара арасында дистәләгән язучылар белән очрашулар, юбиляр, яисә китабы дөнъя күргән шагыйрь – әдипләргә багышланган төрледән-төрле чаралар үзды.   Аларның кай-берләрен җирле газеталарыбыз яктыртып, киң җәмәгатьчелеккә җиткереп  торды.  

Китапханәләргә йөреп татар китабын яратып, кызыксынып уку нәтиҗәсендә түбәндәге авторланың китаплары иң күп укылган булып чыкты. 

Чәчмә – проза әсәрләре буенча Гөлсинә Галимуллинаның конкурста катнашкан ике китабы да: “Карлы миләш тәме”, “Ефәк кулъяулык”, -  1-нче һәм 2-нче урынга чыктылар. Галиева Наиләнең “Мәхәббәтем хакына” – 3-нче һәм Хәбибуллина Розаның “Мулла килене” – 4-нче урында. Әйтеп китәсе килә, бирү саны буенча иң күп укылган китаплар рәтендә Рәмзия Гәбделхакова “Нишләттегез Гөлкәйне?!”, Роза Хәбибуллина “Мулла килене”, Илюсә Нәбиуллина “Сыңар канат” һәм Альберт Хәсәнов “Бүре баласы Чатан” китаплары тора.

Төзмә (поэзия) әсәрләренә килгәндә уку рейтингы (әйләнеш буенча) түбәндәгечә: Галия Гайнетдинованың “Яратам!” дип язып куйдым” шигьри җыентыгы 1-нче позициядә, хөрмәтле шәһәрдәшебез Рәфәт Шәйдуллинның “Робагыйлар” китабы 2-нче һәм Ләйсән  Мөгътәсимованың “Кыл уртасы” 3-нче урыга чыкты.  Сан буенча иң күп бирелгән китаплар исемен әйтсәк, алар түбәндәгечә: Лена Шагыйрьҗан “Кәрәз төбе татлы бал”, “Татар халык җырлары”, Роберт Миңнуллин “Мыек астыннан гына...”.

Балалар әдәбияты: 42 исемдәге китап исемлегеннән 29-ын (1591 данә) китапханә укучылары укый алды. Иң күп укылганнары:

Ситдыйкова Әлфия “Серле дөнья”, Вәлиев Разил “Хыялый Мияубикә=Мечтательная Мурлышка” һәм Бәшәр Рәшит “Нәни кунаклар”.  

Татар телендә публицистика һәм фәнни-популяр басмалар номинациясе буенча   Марсель Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрә­ләре”,  “Онытырга мөмкин түгел” һәм Ризаэтдин Фәхретдинның “Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер = Риза­этдин Фахретдин: Жизнь длиною в вечность”  китаплары иң күп укылганнар  рәтендә.

         Шулай итеп, безнең Түбән Кама муниципаль район халкының 2014-нче елны басылган китапларга карата өстенлекләре ачыкланды, ә Республика буенча ничек булыр – март айларына кадәр кетик, нәтиҗәләр шул тирәдә билгеле була.

 Камбиева Р.Г. – Тукай ис. үзәк китапханәнең  методик бүлеге мөдире.