Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бер серләшү сере

    Быел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Ә бүген  5 октябрь иң изге һөнәр ияләре – укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Мөгаллим! Укытучы! Нинди матур, аһәңле сүзләр бу. Баланың күңеленә үтеп керә торган сүзләр табып, үзеңнең  һөңәреңне яратып эшләүгә ни җитә.Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшакәтьләрен читкә куеп, башкалар өчен яши  алар. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәт. Киләчәк буыннар белемен үстерү хакына, күпме йокысыз төннәр уздыра, күпме эзләнә.

  Бүген Г.Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре 15нче гомуми белем бирү мәктәбендә үзенең бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә, белем бирүгә багышлаган мөгаллим Әлфия Әхмәт кызы Хәлиуллина белән очрашу үткәрделәр. 15 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Әхмәт кызы Хәлиуллина иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Аның шигырьләре челтерәп аккан чишмә кебек аһәңле. Иҗаты аша укучыларга матур әдәбиятка мәхәббәт уятырга омтыла.

 “Пушкин картасы” белән үткән әлеге чарада укучылар укытучы турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр, аның иҗат җимешләре шигырьләрен сөйләделәр.