Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Яңа китаплар сезне көтә”

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яңа китаплар сезне көтә”  китап күргәзмәсе ачылды. Яңа гына табадан төшкән кызыклы китаплар, татар милләтенең тарихын ачкан, гомумән алганда һәркемнең күңеленә ятышлы әдәби һәм фәнни әсәрләр үз укучысын көтә.

Китапларны тәкъдим итү йөзенән укучыларга шигырьләр, өзекләр укылды. Һәркемне кызыксындырырлык мавыктыргыч кызыклы урыннарга тукталып укучыда кызыксыну уята алдык. Яңа китаплар белән укучыларны таныштыру барышында күргәзмәдән 12 китап бирелде.