Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Чишмәләр ага икән...”

Өлкәннәр белән аралашу клубы “Яшьлегем чишмәләре”нең чираттагы “Чишмәләр ага икән ...” әдәби – музыкаль очрашуы Г.Тукай уку һәм ял паркында узды.

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул

Авылыбызның ямен,суы тәмен беләм

Шуңа күрә сөям җаным – тәнем белән

Г. Тукайның бу шигъри юллары һәркемнең тормыш башы гомер чишмәләре тибеп чыккан авылы турында. Әйе, Түбән Камада гомер кичерелсәдә, без барыбыз да авыл балалары. Авыл табигатенең гүзәллеген тасвирлаган шигъри юллар белән җыр, әдәби әсәрләрдән өзекләр укылып узган әдәби очрашуны “Кайтаваз” җыр – бию ансамбле солисты Зөфәр Канзипаровның, Аксубай кызы Зәринәнең моңлы тавышлары тагын да баетты. Курай, авыз гармуннарының берничә төрендә татар халык көйләрен уйнаган Зөфәр әфәнде күпләрне сокландырды.

Әбиләр чуагының бер көнендә, паркта узган әдәби очрашу, бик күңелле узды.