Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ул кабызган утлар

15 сентябрьдә татар драматургиясе тарихында лаеклы рәвештә күренекле урын алып торучы язучы Кәрим Тинчуринның тууына 136 ел була. Драматург буларак, Кәрим Тинчурин тирән эчтәлекле һәм оста каләм белән язылган дистәләрчә пьесалар иҗат итеп, татар театрының үсешенә уңай йогынты ясады. Драматургның әсәрләре, сәхнәдән төшмичә хәзер дә уйналалар, Тинчурин иҗатына яңадан-яңа буыннар мөрәҗәгать итә тора.

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә әдипнең иҗаты белән тулырак танышырга теләүче әдәбият сөюче дусларыбыз игътибарына күргәзмә-мультимедиа әзерләнде. Кызыксынучылар китапханәбезгә рәхим итегез!
15 сентября исполняется 136 лет со дня рождения писателя Карима Тинчурина, который занимает достойное место в истории татарской драматургии.

В центральной библиотеке имени Г. Тукая подготовлена выставка-мультимедиа. Желающие могут ознакомиться с творчеством писателя. Добро пожаловать в нашу библиотеку