Центральная библиотека им. Г. Тукая

Елларга үрелгән иҗат

5 сентябрьдә безнең шәһәребездә гомер иткән халкыбызның яраткан юмор остасы Илдар Хәйруллинга 65 яшь тулган булыр иде. 5 китап авторы, “Туган як”, “Чулман”, “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан” газеталарында , “Чаян”, “Мәйдан”, “Казан утлары” журналларында басылып килгән юмористик хикәяләре аша укучыларыбыз яратып өлгергән язучы Илдар Хәйруллин язмыш сынауларына бирешмичә, тормышны һәрчак яратып яшәде.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә язучының китапларыннан торган “Елларга үрелгән иҗат”дип аталган күргәзмә оештырылды. Илдар Хәйруллин иҗатындагы елмаюы аша безне аз гына булса да, дөнья мәшәкатьләреннән арынып, тормыш авырлыкларын онытып торырга мәҗбүр итә. Килегез, укыгыз, рәхәтләнеп бер көлегез!