Центральная библиотека им. Г. Тукая

Балкып яшә газиз Ватаныбыз/Цвети мой край родной

30 нчы августта Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында Декларация кабул ителә. Бүгенге көндә җөмһүриятебез үсә, чәчәк ата. Республикабызның бай мәдәнияте, күркәм традицияләре, икътисади мөмкинлекләре белән горурланырлык.

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә кызыклы, мавыктыргыч уеннар, викторина сораулары тәкъдим итте. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Анастасия Усачева һәм Фәнүзә Сабирова әдәбият-сәнгать сөючеләрне үзләренең иҗат җимешләре - шигырьләрен укып әдәбият аланында ял иттерде.