Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Гармуным- гомер юлдашым!"

   8 сентябрь көнне, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе тарафыннан “Гармуным- гомер юлдашым” дип аталган Түбән Кама шәһәре һәм районы гармунчылар фестивале үткәрелде. Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында узарга тиешле бу чара, һава торышының начар булуы сәбәпле, Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узды. Бирегә шулай ук Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләреннән дә гармунчылар килгәннәр иде. Сигез яшьлек гармунчыдан алып шактый өлкән буын кешеләре үзләренең гармун уйнау осталыклары буенча көч сынаштылар. Моң ияләре арасында хатын- кызларның да күп булуы фестивальгә ямь өстәде. Кайсысы гармунны кулына бишь яшьтән алган булса, кайберләре соңрак, өлкәнәйгәч, яисә төрле сәбәпләр аркасында алган гармунчыларның күпчелеге үзләре уйнаган көйгә кушылып җырлаулары да бу ярышка нинди сәләтле, моңлы һәм тормышка, матурлыкка гашыйк кешеләр җыелган икәнлеген исбат итте. Һәрбер катнашучыга шәһәрнең мәдәният идарәсе тарафыннан әзерләнгән диплом һәм истәлекле  бүләкләр тапшырылды.

   Китапханәчеләр “Гармун алыйк әле, дускай”,”Играй, гармонь” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә әзерләгәннәр иде. Ярышта катнашучылар, үз чиратларында, атаклы гармунчылар турында, гармунда уйнау серләренә төшендерә торган һәм ноталы китаплар белән таныштылар.

   Кичәне йомгаклау алдыннан, катнашучылар бер тавыштан шәһәр мәдәнияте идарәсе каршында”Гармунчылар клубы”оештырырга дигән уртак фикергә килделәр.

   Талантлы гармунчылар оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр һәм киләсе фестивальгә дә тагын да яхшырак , кызыклырак итеп әзерләнергә дигән уйлар белән дәртләнеп таралыштылар.