Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Үткән юлларың серле”

«Бу Мин» проекты кысалаларында Түбән Камада эшләп килүче «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары белән әдәбият сөючеләрне таныштыруыбызны дәвам итәбез. Чираттагы кунагыбыз – сигез китап авторы, кырык ике ел гомерен укучыларга белем бирүгә багышлаган – Анастасия Тимофей кызы Усачева. Иҗаты аша табигатькә, туган җиргә мәдхия, яшәү матурлыгы һәм хезмәткә дан җырлый. Гаделсезлекне күреп әрни, йөрәк хисләрен шигъри юлларга салып укучысы белән уртаклаша. «Сүрәкә» фольклор ансамбле солисты буларак, шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкарып тамашачы хозурына җиткерә. Буш вакытларында курчаклар тегеп, милли орнаментлар белән костюмнар чигеп яшь буынга керәшен халкының тарихи үрнәкләрен күрсәтә.