Сафин Фәннур Шәйхенур Улы
Сафин Фәннур Шәйхенур Улы
Әнкәй!..
Үз илем бар, рәхмәт әнкәй!
Үз телем бар, рәхмәт әнкәй!
Дөньяларда ямьнәр табып,
дулкынланып, ярсып-янып
яшәү шундый рәхәт, әнкәй, -
барсы өчен рәхмәт, әнкәй!
Ризык биргән,
гомереннән
өзеп биргән син үк, әнкәй...
Ләкин бөтен рәхмәтләрне
ничек эйтим? -
Син юк, әнкәй...
Быел шагыйрь, язучы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Сафин Фәнүз Шәйхинур улының (1948-1992) тууына 75 ел була.