Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Шифалы тәлгәшләр"

Күңелләргә тирән яра салып, шигъриятен сөючеләрне ятим итеп, мыек астыннан гына елмаючы Моңлы Шагыйребез Роберт Миңнуллин арабыздан китте...Әмма ул үзенең иҗатында, ихлас шигырьләрендә, газиз укучылары, халкы күңелендә әле дә булса яши бирә! Еллар үтсә дә, шигырьләре укылыр, Шагыйрь яшәр дигән өмет аны югалту ачысын аз булса да җиңеләйтә, күңелләргә моңсу булса да, җылылык өсти. Үз милләтенең бүгенгесе һәм киләчәге хәл ителгәндә, Туган илеңнең язмышы кыл өстендә булган куркыныч бер вакытта, шагыйрь һәрвакыт үз халкы белән бергә чакта гына милли шагыйрь булып саналырга хаклы.