Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гөрли Сабантуйлары

Узган якшәмбедә Түбән Новгород шәһәренең “Автозавод” мәдәният һәм ял паркында I Идел буе Сабан туе узды.

Бу күркәм чарада безгә дә катнашырга насыйп булды. Китапханәчеләр татар халык уеннарын оештырдылар. Сабантуйны котлап яңгыр явып торса да, ул бер эшне дә боза алмады, киресенчә Түбән Новгородлылар рәхәтләнеп төрле уеннарда уйнап, бәйрәм рухын тоеп, бик күңелле итеп ял иттеләр.