Центральная библиотека им. Г. Тукая

Моң чишмәсе

"Дин һәм әдәбиятның үзләренә генә хас хосусиятләре, максат-бурычлары булса да, алар гомумән шактый якын, еш кына үзара керешеп, кушылып та китә. Боларның һәр икесенең дә үзәгендә кеше, аны рухи яктан тәрбияләү, үстерү" - дип яза татар әдәбияты галиме, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп абый Миңнегулов.
Әйе, бу ике юнәлеш бер- берсеннән аерылгысыз. Әлеге максатларны күз уңында тотып, без Болгар авылына "Әдәбият корабы" проекты кысаларында юлга чыктык. Табигать кочагында Сухрау авылы җирлеге җитәкчесе Ришат Рәсим улы безне каршы алды. Язучылар Рәсимә Набиуллина, Фәнүзә Сабирова, Рәфыйк Әхмәдиев иҗатының тирәнлеген, хисчәнлеген күреп, Алсу Вәлиуллина башкаруында җырлардан йөрәк дәвасы алып, очрашу мизгелләре күңелдә, җанда әйтеп бетермәслек матур хатирәләр калдырды.