Центральная библиотека им. Г. Тукая

Иҗат чишмәләре челтерәгәндә

     Шәһәребездә “Кунакчыл Түбән Кама” проекты кысаларында танылган язучылар, шагыйрьләр, төрле сәнгать әһелләре белән төрле очрашулар булып тора. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә үткән чираттагы чарада әдәбият сөючеләр Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәп гомер итүче язучы, 4 китап авторы Галия Сафиуллина белән очрашып, якыннан танышып үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Китап сөюче дусларыбыз проза һәм поэзия жанрында актив иҗат итүче Галия Сафиуллина сүзләренә язылган җырларны тыңлап ял иттеләр.