Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Өзелгән җыр эзеннән”

Чалт аяз көн. Ап-ак каурый болыт

Исе китеп җирне күзәтте.

Гильотина ягына кара дошман

Әсир адымнарын тизләтте.

Бу мәхшәргә түзми җылы җилләр

Җиргә ятып, үксеп елады.

Җәлилчеләр, башны горур тотып,

“Кара карлугач”ны җырлады.

25 август герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. Моннан 73 ел элек Плетцензее төрмәсе тоткыннары, унбер татар егете – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровның гомерен гильотина балтасы өзә. Шул мизгелләрдән алар батырларча елмаеп мәңгелеккә атлыйлар.

  Бу көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Өзелгән җыр эзеннән” шигъри митинг уздырылды. Кичә, батыр якташларыбызны искә алып, бер минут тынлык белән башланды. Алып баручы Әнфисә Фәйзетдинова Рафаэль Мостафинның "Өзелгән җыр эзеннән” китабыннан җәлилчеләрнең үлем алдында баш имичә, үлем җәзасын батырларча каршы алулары турындагы өзекне йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укып, тамашачыда горурлану да, сагышлану да хисләрен уятты.

“Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары, килгән кунаклар җәлилчеләр турындагы җылы сүзләрен шигырьләр аша ишеттерделәр.

Кичә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.