Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Хыял белән өмет алга дәшә”:

Анастасия Усачеваны китапханәчеләр ике тапкыр зурладылар! 1-нче тапкыр, аның “Күңелем серләре” китабы чыгу уңаеннан Тукай ис. үзәк китапханәнең бүлек мөдире Ә.З.Фәйзетдинова, китапханә ремонтта булуга карамастан, китапны киң укучы җәмәгатчелегенә ирештерү ниятеннән Халыклар Дуслыгы йортында, аның хезмәткәрләре белән берлектә, бу китапның презентациясен үткәрде. Чараны оештыруга тагын бер мөхим сәбәп булды – ул Җиңү бәйрәме. Анастасия Тимофей кызы сугышта катнашмаса да, балачак еллары шул авыр чорга туры килә.

Әдәбият елы ахрында Анастасия Усачевага багышлап тагы бер зур иҗат кичәсе оештырылды. Моның сәбәбе – шәһәребезнең иң өлкән шәгыйрәсе 80-яшьлек юбилеена аяк басты! Зур, күркәм яшьтә дә актив тормыш алып баручы Анастасия ханым, әлбәттә, мактауга лаеклы. Гомерен мәктәптә укучыларга белем-тәрбия биргән, лаеклы ялга чыккач “Кама таңнары” әдәби берләшмәгә юнәлеп, каләмдәшләре хуплавы белән күңеле үсеп, иҗат белән шөгелләнә башлый ул. Шигырь язу хыялын тормышка ашырган Анастасия ханым бүгенге көндә күп кенә китап чыгарырга өлгерде. Китапханәләр фондында “Тормыш баскычлары”, “Бөрсет агышы”, “Хәтерем йомгагы”, “Үткәннәргә йөрәк юл сала”, “Яшьлегем кайтавазы”, “Күңелем серләре” дигән шигьри җыентыклар үз укучыларын тапты. Кичәнең төп сәбәпчесе Анастасия ханым белдергәнчә 7-нче китап тә әзер, ярдәмче-иганәчеләр генә кирәк!

Хыял белән өмет гел янәшә

Җитәклиләр сыман сак кына.

Мин үзем дә хыял белән яшим,

Картайсам да инде чак кына.

Кичәнең сценарий авторы һәм алып баручысы Әнфисә Фәйзетдинова әйтүенчә “Бүгенге татар әдәбиятен менә шушындый иҗат эшен икенче шөгель итеп яшәүче каләм ияләреннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Алар татар әдәбияты күперен иңнәрендә күтәреп баручы үзәк баганаларга терәк булып хезмәт итәләр”. Бу фикерне күәтләп “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, шул исәптән, Татарстан язучылары Союзы әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәтхулла Абдулла улы  Абдуллин, Никифор Тукмачев, Фәнүзә Сабирова, Гөлфизә Зөлкарнаева чыгыш ясадылар һәм яшәү көче, саекмый торган иҗат чишмәләре күп еллар әле челтерәп агып торуларын теләп калдылар.

Юбилей чарасының бер күркәм һәм игътибарга лаеклы мизгеле  – ул да булса Анастасия Тимофеевнага “Крәшен” этнорафик җәмгыятенең медален тапшыру! “Сүрәкә” ансамбеле вәкиле буларак та, үзе оештырган һәм күп еллар җитәкләгән, уңышларга ирешкән “Энҗе бөртекләре” исемле балалар фольклор ансамбеле өчен дә һәм шәһәребездә бик зур эш башкарганын исәпкә алып шулай бәяделәр А.Т. Усачеваны карендәшләре!

Уй-фикерне ашыгып кабаланып түгел, ә төгәл, ачык, иркен фикер йөртеп сөйләшә торган шәхес икәнен күрсәтте тамашачыга шушы “Шигърият ул җырга-моңга тулган Кеше хисләренең өлгесе” дигән Анастасия Усачевага багышланган әдәби-музыкаль кичә.