Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Яшьлегем чишмәләре”

Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында “Яшьлегем чишмәләре” клубының чираттагы “Түбән Кама яшьлек каласы” әдәби-музыкаль очрашуы узды.

Түбән Кама, яшьлек дәрте белән

Төзеп кергән газиз йортыбыз.

Синдә туган яшьлек мәхәббәтен

Кайнар йөрәкләрдә йөртәбез.

“Яшьлегем чишмәләре”нә йөрүчеләр барсы да - беренчеләр. Алар арасында төзүчеләр, химиклар, укытучылар, тәрбиячеләр, табиблар һәм бик күп төрле һөнәр ияләре. Түбән Кама төзелешенә, үсешенә тукталып, җыр, биюләр белән үрелеп барган әдәби-музыкаль очрашу “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе языучыларының шигъри гөлләре белән үрелеп барды. Язучыларыбыз Ф. Сабирова, А. Шәехова, Г. Зөлкәрнәева үз шигырьләрен тамашачылар алдында укыдылар.

Шәһәр төзелешенә үз өлешләрен керткән өлкәннәргә, Г. Тукай паркында ял итүче түбәнкамалыларга багышлап, Гөлнара ханым, Искәндәр үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр.

Әдәби-музыкаль очрашуыбыз йөзек салыш, әйлән-бәйлән уеннары белән тәмамланды.

Клубка йөрүчеләр саны артканнан арта баруы белән куандыра.