Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда”

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңграр җыр булып.

Җәлилчеләрне искә алу йөзеннән, Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдән 38 яшендә явызларча һәлак ителеп, үз исемен алтын хәрефләр белән язып китәргә өлгергән  Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында    тулы мәгълүмат алырга мөмкин. Китапханәгә килегез, укыгыз, батырларыбыз тормышы, иҗаты белән танышыгыз.