Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Вакыт толымнарын сүтә-сүтә"

Бүген Халыклар дуслыгы йортында Рәсимә Харис кызы Нәбиуллинаның юбилее уңаеннан, иҗатына, тормыш юлына багышланган “Вакыт толымнарын сүтә-сүтә...” дип исемләнгән әдәби – музыкаль очрашу узды. Шигъри җанлы кешеләр күп ул дөньяда. Ләкин күңел халәтеңне, эчке кичерешләреңне, шатлык – сагышларыңны, югалту- табышларыңны ак кәгазъ битләренә ачып салу сәләте бик азларга гына бирелгәндер, минемчә. Бүгенге кунагыбыз- Түбән Кама районының Тоба авылында якты дөньяга аваз салган Рәсимә Харис кызы Нәбиуллина нәкъ менә шундыйлардан. Аның иҗаты белән якыннан танышып, әле яңа гына дөнья күргән “Сарылып сагышларга” дип исемләнгән китап битләренә күз салып, җырчы композиторлар.А. Салихова һәм Р.Асадуллин башкаруындагы җырлар һәркем тарафыннан бик җылы кабул ителде. Авылдашлары, каләмдәшләре, Бөтендөнья татар конгрессы,аксакаллар шурасы җитәкчеләре тарафыннан җылы матур котлаулар әдәби-музыкаль очрашуны тагын да тулыландырды. Китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Арсланова юбиляр язучы Р.Нәбиуллинага иҗат уңышлары теләп, тагын да китапларының басылып чыгуын теләде. Очрашу мизгелләре тамашачылар күңелендә озак сакланыр дигән өметтә калабыз.