Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гармун алыйк әле, дускай.

             

Нигә гармун чиртә икән
Күңелнең кылларына?
Без дә кушылып җырлыйк әле,
Шул гармун моңнарына.
Бүген үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” төркеменең “Гармун алыйк әле, дускай” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәсе булып узды. Безнең даими гармунчыларыбыз Дәүләтшин Нургали абый һәм Шәйхелморзанов Камил абый әлеге кичәнең кадерле, мөхтәрәм кунаклары булдылар. Алар хөрмәтенә багышланган җырлы-биюле, уен-көлке белән үрелеп барган кичәбез бик күңелле үтеп китте. Һәрвакыт шулай яңгырап торсын гармун моңнары!