Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Чияле тау итәгенә”

   “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубының чираттагы “Чияле тау итәгенә” әдәби-музыкаль очрашуы Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында узды. Х. Хөснуллин, Р. Муллин, М. Хәбибуллин шигырьләре белән үрелеп барган очрашуда кичке уеннарны искә төшереп, җырлар, биюләр башкарылды. Аралашу клубына йөрүчеләрнең саны арта бару зур куаныч. Һәрбер очрашуга яңа шәхесләр,килү, ул очрашуны баета, төрләндерә. Чөнки һәрбер төбәкнең үз уеннары, үз җырлары.

   Очрашу бик күңелле һәм мавыктыргыч кызык узды.