Центральная библиотека им. Г. Тукая

Китап - тормыш көзгесе

 

   Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә 27 нче май Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрде.  Ял итүчеләр арасында гомерен укытучы һөнәренә багышлаган  татар теле укытучысы, күп еллардан бирле шигырьләр язучы шагыйрә, 2 китап авторы Рәйнә Кирамовна Ситдыйкованың да булуы кичәбезгә тагын да ямь өстәде. Шагыйрәнең үзе укуындагы шигырьләре, шәһәрдәшебез Валентина Капкачева, Галина Сабирова башкаруындагы җырлар,  15 нче мәктәп укучылары Самирә Гаязова һәм Алисә Хәсәнова чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде.