Центральная библиотека им. Г. Тукая

Актанышым, сиңа бар хисем. Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы.

18 май көнне  Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында Түбән Кама муниципаль  районы Актаныш җәмгыяте  «Якташлар очрашуы» дип аталган чара уздырды.

Шәһәр халкы, якташлар, Актаныш кунаклары күңелле итеп ял иттеләр. Шат  күңел белән, милли киемнәрдән килгән кунаклар бер- берсе белән очраштылар, аралаштылар.

Чарада катнашучылар, «Актанышым, сиңа күңел хисем» дип исемләнгән, китап күргәзмәсендә урнаштырылган Актаныш районына багышланган китаплар, Актанышта туып- үсеп, Тубән Кама шәһәрендә зур уңышларга ирешеп эшләгән, яшәгән якташлар турында бик күп мәгълүмат белән кызыксынып таныша алдылар.

Бәйрәм ахырында Актаныш баянчылары оештырган «Пятачок» барлык  кешеләрнең күңеленә хуш килде, теләгән кеше кушылып җырлады, рәхәтләнеп биеде. «Илләр- көннәр имин булып, мондый бәйрәмнәр тагын да булып торсын иде»,- дигән теләкләр белән килгән халык күтәренке күңел белән өйләренә таралышты.