Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ибраһим Зиннәт улы Нуруллинның тууына 100 ел

Язучы һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Зиннәт улы Нуруллинның тууына 100 ел

Хезмәтләре ХХ йөз башы һәм совет чоры татар әдәбиятына, иҗади алымнар теориясенә, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Исхакый, Ш.Камал, И.Гази, М.Әмир, С.Кудаш, Ә.Еники, Г.Ахунов, Н.Фәттах һ.б. иҗатларына карый.

Язучы шәхесен һәм аның иҗат процессының асылын ачу Нуруллин хезмәтләренең төп темасы булып тора.

Татар әдәбиятының күренекле вәкилләренә аның «Тукай Петербургта» (1965), «Аның йолдызы» (1973) пьесалары; «Габдулла Тукай» (1977; рус теленә тәрҗемәсе «Тукай», М., 1979; ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1982), «Фатих Әмирхан» (1988; рус теленә тәрҗемәсе «Прометей из Ново-Татарской слободы», 1991) исемле әдәби-биографик китаплары багышланган.

Нуруллин Г.Исхакый мирасын татар халкына кайтаруга зур өлеш кертә (ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге лауреаты, 1992).

Урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар әдәбияты дәреслекләре һәм хрестоматияләр авторы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.