Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Яшьлегем чишмәләре”

Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубының чираттагы “Урманнарга керсәң...” әдәби музыкаль очрашуы узды. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең язучылары Нәфисә Баязитова Һәм Рәфыйк Әхмәдиевнең урман, файдалы үләннәр темасын яктырткан шигъри дулкыннар кочагында җырлар, биюләр белән үрелеп барган әдәби-музыкаль очрашуда бик күп файдалы үләннәр турында да мәгълүмат алырга мөмкин булды. Табышмакларга җавап алып, әйтемнәргә тукталып, төрле ярышлар узды. Татар халкының “Әйлән-белән” уены белән әдәби-музыкаль очрашуыбыз тәмамланды. Очрашуда киләчәк буын, кечкенә артистларыбыз катнашу күркәм гадәткә кереп бара. 2 нче сыйныф укучысы Салахиев Ильназ татар биюен оста башкаруы белән күпләрне сөендерде. Күрше Чаллы шәһәреннән кунакка килгән Фәйрүзә ханым “Мәтрүшкәләр”  җырын башкарып, киләсе очрашуга махсус килергә теләк белдерде.