Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшьлегем чишмәләре

 Үзәк китапханә Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында “Яшьлегем чишмәләре”- клубының Фаяд Гәрәй улы Гәрәевның 75 яшьлек юбелее уңаеннан “Җырлы, моңлы гомер юлыннан...”  әдәби-музыкаль очрашуын уздырды. Әйе, 1942 елда туганнарның, күбесе кызганычка каршы әтиләрен күрү бәхетенә ирешми. Тик бу тормышта алар югалып калмыйлар. Язмышның кырыс җилләренә каршы торып, ныклы, төпле адымнар белән алга атлыйлар.

Фаяд абый Түбән Кама төзелешенә 1965 елда килеп,гомерен шушы хезмәткә багышлый. Аның җырлы, моңлы гомер юлында ниләр булган, тамашачы әлеге язмыш белән танышып, җырларга, шигырьләргә үрелеп барган әлеге очрашудан илһам алып утырды. Юбилярны тәбрикләү өчен Түбән Кама аксакаллары вәкилләре. Бөтендөнья  татар конгрессының Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Вәсилә Исмәгыйлова, ветераннар оешмасы директоры урынбасары Лиля Ахиятдинова килгәннәр иде.

Очрашуны, Гәбделфәт Сафин төркеме баянисты Ринат Нуретдинов,үзенең искиткеч матур уйнавы белән, ямьләндерде. Түбән Кама баянистлары Нургали ага, Наил абый һәм Тәлгат әфәнделәр очрашуга килеп Фаяд агага булган хөрмәтләрен күрсәттеләр. Өч сәгать барган әлеге очрашу мизгелләре өлкәннәребезне генә түгел, яшь буынны да үзенә тартты.