Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Кама таңнары"ның сүнмәс яктысы

Шәһәребез бүгенге көндә татарның иң милли, шигъри җанлы калаларының берсенә әверелде. Әлбәттә инде, аңа милли рух өрүдә, гореф-гадәтле итүдә шәһәребездә яшәп иҗат итүче әдипләребезнең өлеше зур. Үткән 55 ел эчендә әдәби берләшмәдә 200 дән артык автор каләм тибрәткән. Шулар арасыннан 25 авторыбыз Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булу дәрәҗәсенә ирешкәннәр.
Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 55 еллыгы уңаеннан «Кама таңнарының сүнмәс яктысы» дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды. Очрашуга килгән тамашачылар якташ язучыларыбыз белән әңгәмә корып, аларның иҗат җимешләре – шигырьләрен, җырларын тыңлап, рухи ял алдылар.