Центральная библиотека им. Г. Тукая

Садә җанында- дөнья гаме

«Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында Татарстан язучылар берлеге, РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы, ТАИС оешмасы җитәкчесе, ТР язучылар берлегенең А. Алиш, Т. Миңнуллин, Г. Исхакый исемендәге әдәби премияләре лауреаты, язучы-драматург, шагыйрь Хәбир Кәбир улы Ибраһимов белән «Садә җанында – дөнья гаме» дип исемләнгән әдәби – музыкаль очрашу булып узды. Язучыны иҗаты - хис-тойгыларның ихласлыгы, төгәллеге, кешелеклелеге белән үзенә тарта. Төрле юнәлештә каләмен чарлаган кунагыбызның тормыш юлы да үзенчәлекле. Нәфис фильмнарыннан, сәхнәләштерелгән әсәрләреннән өзекләр язучы иҗатын тагын да тулыландырды. Тамашачы очрашу барышында язучының тормыш һәм иҗат юллары белән тулысынча танышып һәм « Яңгырый күңелем кайтавазы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе аша бик күп кызыклы мәгълүматлар алды.