Центральная библиотека им. Г. Тукая

Заман сулышын тоеп

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур, Каюм Насыйри исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, унбер китап авторы, - Нурзия Рәшит кызы Мирхазованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан китапханәбездә «Заман сулышын тоеп» дип исемләнгән әдәби–музыкаль очрашу булып узды. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче «Татар гаиләләре» фонды җитәкчесе, «Ак калфак» оешмасының актив әгъзасы 64 нче балалар бакчасы мөдире булып эшләүче бүгенге кунагыбызның иҗаты киңкырлы. Тормышның һәр мәле, һәр минуты, табигатьнең һәр мизгеле –Нурзия Рәшит кызы Мирхазова өчен шигърият. Очрашу барышында балалар иҗатын күзәтеп, өлкәннәр өчен язган шигъриятенә күз салып, язучының үзе белән аралашу мөмкинлеге булды. Иҗатташ дусларының фикерләрен ишетеп, «Мәгарифкә багышланган гомер» китап күргәзмәсен күзәтеп, әдәбият сөюче тамашачылар язучы хакында бик күп кызыклы мәгълүмат, җаннарына рухи азык алып киттеләр.