Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татар таңы

Татар театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Үткән юлы аның кыйммәтен, дәрәҗәсен билгели. Ә Театр каян башлана соң? Кызыксыну тулы күзләрдән, кеше тормышын үзгәртә алырдай кирәкле сүзләрдән... Театрны яраткан тамашачыдан... Ишек тоткасыннан. Ишек төбендә басып торган билет тикшерүчеләрдән. Кием элгеченнән... Серле, нурлы сәхнәдән. Үз эшенә ихлас гашыйк артистлардан... Театр - ул тормышны көзгедә чагылдыручы тулы бер дөнья. Ул дөньяда һәр кеше, һәр хәрәкәт, һәр караш, һәр сүз үз урынында мөһим һәм кирәк. Шунсыз ул дөнья сулаудан, яшәүдән туктый. Театр ул халыкның җаны, хыялы, мәхәббәте.
Кадерле шәһәрдәшләребез, Түбән Камада театр атналыгы дәвам итә, килегез, билетлар чикле.