Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Иркәң буласым килә...”

Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында, үзәк китапханә, аралашу клубы “Яшьлегем чишмәләренең” чираттагы әдәби-музыкаль “Иркәң буласым килә...” очрашуын уздырды. Һәркем ничә яшьтә булуына карамастан мәхәббәт  хисләре белән яши. Яратасы яратыласы килә... Н. Баязитованың мәхәббәт, наз тулы шигърияте кочагында җырлар, биюләр белән үрелеп барган бу очрашу бик күңелле узды. Паркта ял итүче яшь буын вәкилләре дә өлкәннәребезгә кушылып җырлар җырлады һәм биюләргә кушылды. Һәркем бу очрашудан күңел тынычлыгы алып рәхәтләнеп ял итте.