Центральная библиотека им. Г. Тукая

Изгелекләр безне якынайтсын. Сукырлар китапханәсе

Җир йөзендә барча мөселман өммәте көтеп алган изге Рамазан ае җитте. Шул уңайдан бүген , 22 март көнне, сукырлар китапханәсендә шәһәребезнең Үзәк мәчетеннән, социаль мәсьәләләр буенча  Түбән Кама мөхтәсибәте урынбасары Хәбибуллин Марат белән сукырлар җәмгыяте членнары арасында очрашу булып узды.

Бу изге ай һәм ураза тоту турындагы мәгьлүматларны тыңлаганнан соң, инвалидлар үзләрен кызыксындырган сорауларга да төпле һәм эчтәлекле җаваплар алдылар.