Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Моңнар алиһәсе"

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Әлфия Авзалованы искә алу “Моңнар патшабикәсе” кичәсе уздырылды. Кичә барышында ул яратып башкарган, күңелләргә бары Әлфия Авзалова башкаруында гына үтеп кергән җырларны бергәләп җырладык. Истәлекле хатирәләрне искә төшереп, видеотасма аша Әлфия апага багышланган “Кич утырабыз” күренешен карадык. Әйе, Әлфия Авзалова безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, чөнки ул безнең җыр кояшы.