Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Ак чәчәкләр"

Г.Тукай исемендәге китапханә уку һәм ял паркында “Яшьлегем чишмәләре” клубына йөрүче өлкәннәребез өчен медицина хезмәткәрләре көненә багышлап “Ак чәчәкләр” әдәби-музыкаль очрашу уздырды. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучыларының табибләрнең хезмәтен хөрмәтләп язган шигырьләре дулкыны кочагында җырлар, биюләр, татар халкының кичке уеннары белән үрелеп барган очрашу паркта узганлыктан, ял итүче түбәнкамалыларны да битараф калдырмады. Алар да безгә кушылып әле шигырь укыдылар, әле җырлар башкардылар. Очрашу да катнашкан һәркем үзенә күңел күтәренкелеге алды. Табибларның, шәфкать туташларының авыр хезмәт юлын данлап, аларга булган хөрмәт хисләрен җыр, шигъри юллар аша тапшырдык.