Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җилкәннәр җилдә сынала

Бүген үзәк китапханә хезмәткәре Г.Ш.Мусина Н.В.Лемаев исемендәге нефть-химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә танылган татар шагыйре Фәнис Яруллинга багышланган «Җилкәннәр җилдә сынала" дигән әдәби кичә уздырды. Чара барышында студентларга язучының тормышы һәм иҗаты искә төшерелде, презентация тәкъдим ителде, соңыннан шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, җырларын тыңлап, кайсы җыры икәнен әйтеп бирделәр.