Центральная библиотека им. Г. Тукая

Матурлыкка омтылып...

Ял көннәрен файдалы һәм күңелле үткәрергә теләүче шәһәрдәшләребез өчен үзәк китапханәдә керамик тәлинкәләр буяу буенча осталык сәгате үтте.  Ирина Волкова оештырган осталык сәгатендә катнашып матурлык тудыручылар күңел тынычлыгы, рухи ял  алдылар. Рәсем ясарга теләүчеләрне шимбә көнне безнең китапханәгә чакырабыз!