Центральная библиотека им. Г. Тукая

Уен кыры

Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый.
Әлеге уенның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шуңадыр, гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһенен югалтмыйлар.
Бүген, китапханә укучылары арасында шахмат турниры үткәрелде. Ярыш булгач, әлбәттә, җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр бар. Киләсе ярышларда сезне дә көтәбез.