Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җан җылысын салган шигьри юллардан

“Әдәбият корабы” проекты кысаларында “Кама таңнары” әдәби берләшмә язучыларын Афанас авылы әдәбият сөючеләре белән таныштыру йөзеннән “Җан җылысын салган шигьри юллардан” дип исемләнгән әдәби –музыкаль очрашу булып узды. Тамашачыларга әдәби берләшмә язучылары турында белешмә алып, җитәкчеләре Рәсимә Нәбиуллина һәм Рәмзия Вәлиева, Мәнҗия Хәлимова, Фәнүзә Сабирова,Рушания Габбасова иҗатлары, үзләре белән якыннан танышу мөмкинлеге булды. Аксакаллар Шурасы рәисе Васыйл Камалов белән әнгәмә корып, Алсу Вәлиуллина башкаруындагы татар җырларын тыңлап узган очрашуга мәктәп укучылары, шигьрияткә карата битараф булмаган милләттәшләребез каршы алды. Бергәләп ял иттек, күңелләребезне матурлык белән тутырдык.