"Кыйбласын белгән адашмас"
Җир йөзендәге барча мөселман өммәте көтеп алган изге Рамазан ае дәвам итә. Шул уңайдан, бүген, 8 нче июль көнне, күрмөүчеләр китапханәсендә шәһәребезнең үзәк мәчетеннән Салих хәзрәт белән очрашу булып узды. Бу изге ай һәм ураза тоту турында мәгълүматларны тыңлаганнан соң , инвалидлар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар алдылар.