Центральная библиотека им. Г. Тукая

Синең өчен

Бүген китапханәбездә “Вәт, өчпочмак” проекты үз эшен башлап җибәрде. 10 китап, 200 дән артык җыр текстлары авторы, Татарстан Респуликасының язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган табибы Марс Хафизов иҗаты күпкырлы. Әдәби очрашу барышында аның сүзләренә язылган көй авторлары- композиторлар белән дә әңгәмә корылды. “Илһам” җыр эстрада артистлары әлеге җырларны тамашачыга җиткерде. Табиб- шагыйрь, композиторлар, җырчылар “Вәт, өчпочмак” проектының асылын ачтылар. Нәфис сүз, көйләр, моңнар аша тамашачыда туган илебезгә, телебезгә мәхәббәт уяту максатыннан оештырылган бу чарага “Кама таңнары” әдәби берләшмә язучылары, мәктәп укучылары, шәһәребез студентлары бүгенге очрашудан матур хатирәләр, уй- хисләр белән таралыштылар.