Центральная библиотека им. Г. Тукая

Хыяллар ак җилкән

  25 гыйнвар студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Cтудент булган кеше бу елларны сагынып искә ала. Әлеге көнне хәзерге вакытта белем алучылар гына түгел, ә студент еллары артта калучылар да бәйрәм итә. Кеше гомерендә иң истә калган мизгелләр дә студент тормышы белән бәйледер.
Әңгәмәбез нәкъ менә Стуентлар көне уңаеннан оештырылды. Бүгенге студент ничек яши? Нәрсәләр белән кызыксына? Аларны ниләр борчый? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табар өчен без шәһәребезнең һөнәри уку йортларында белем алучы яшьләрне чакырдык.