Центральная библиотека им. Г. Тукая

Аяз Гыйләҗев – халык язучысы

17 гыйнварда Татарстанның халык язучысы, драматург, публицист Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел тулды. Татар әдәби мирасына зур өлеш керткән язучының “Өч аршын җир”, “Җомга көн кич белән...”, “Яра”, “Йәгез, бер дога!” һ.б әсәрләре һәрберсе милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез. Аның публицистик язмалары, фәлсәфи фикерләре беркайчан да үз кыйммәтләрен югалтмаслар. Алар - безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Язучының әсәрләрен укучыларыбыз бүгенге көндә дә яратып укыйлар.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Аяз Гыйләҗев – халык язучысы” дип аталган китап күргәзмәсе, язучының тормыш юлы, иҗаты буенча викторина сораулары әзерләнде. Барлык әдәбият сөюче дусларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.