Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ялчыгол мирасы - халкыбыз хәзинәсе

Даһилар гомере гасырлар белән исәпләнә. Һәр гасыр исә үз шәхесен тудыра. Алар әйтерсең лә үткән белән бүгенгене тоташтырып торган күперне төзүчеләр: тарих тузанына күмелгән елларга әйләнеп кайткан саен без шул шәхесләребезнең исемнәренә, кылган гамәлләренә кабат-кабат тукталабыз. Шул могтәбәр шәхесләребез арасында гомерен халкына хезмәткә багышлаган күренекле мәгърифәтче, галим, тарихчы, язучы, мөгаллим, дин эшлеклесе, табиб Таҗетдин Ялчыгол да бар. Язучы турында күбрәк белергә теләүчеләргә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Ялчыгол мирасы – халкыбыз хәзинәсе” дип аталган күргәзмә-инсталляция эзерләнде.