Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сихри матурлык

Кул эшләре - сәламәтлек өчен бик файдалы. Ул гомер-гомергә затлы иҗат булып саналган. Соңгы вакытта безнең китапханәгә йөрүче яшьләр дә осталык сәгатендә теләп катнаша. Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә йөрүче китап укучы дусларыбыз белән бергә табигый материаллардан файдаланып кулдан кышкы композиция ясадык. Осталык сәгате бик җанлы үтте, һәркем үзенең кул эшенә сокланып, канәгатьлек хисе алып китте.