Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җырлар бүләк итәм

Сөйлә, дисәгез, сөйлимен
Үткән гомерем турында.
Үткән гомерем бер җыр, бәет-
Барысы чагыла җырымда., - әлеге юлларның авторы
шагыйрә, драматург Гөлшат Зәйнашеваның тууына 13 нче гыйнварда 95 ел тула. Шагыйрьнең шигырьләре, җырлары бүген дә әле халык күңелендә яши. Аның җырын үз репертуарына алмаган бер генә татар җырчысы да юктыр. Гөлшат Зәйнашева – җыр жанрында актив иҗат иткән шагыйрә. Нигездә, мәхәббәт, туган җир, табигать, яшьлеккә бәйле темаларга язылган лирик шигырьләре халыкчан гадилеге, ритмик төзеклеге, идея-хис бөтенлеге һәм музыкаль аһәңе белән аерылып тора. “Туган җирем — Татарстан”, “Китмә, сандугач”, “Менәргә иде Урал тауларына”, “Күл буена килсәң иде”, “Кояш гомере”, “Аерылмагыз”, “Туган авылым урамы” кебек җырлары татар җыр сәнгатенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә.
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре «Җырлар бүләк итәм» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Чарада Г.Зәйнәшеваның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерелде, викторина сорауларына җавап табылды, әсәрләреннән өзекләр рольләргә бүлеп укылды һәм шагыйрьнең җырлары җырланды.